24 декабрьдә Идел буе спорт университетында ел саен үткәрелә торган «Ел спортчысы 2024» республика премиясенә нәтиҗәләр ясалды. Гадәттәгечә спорт вузының актлар залында спортчыларны һәм тренерларны, федерация һәм клуб җитәкчеләрен, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм спорт тармагының башка вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Премияне Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов ачты:
«Бүген без юбилей, унынчы «Ел спортчысы» премиясен үткәрәдез. 2024 ел вакыйгаларга бик бай булды. Гыйнвар аеннан ук без актив рәвештә спорт көн тәртибенә кушылдык, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабын, ә аннары Киләчәк уеннарын һәм БРИКС уеннарын үткәрдек. Сезнең ярдәмегездән башка безгә кыска вакыт эчендә шулкадәр күп спорт чараларын оештыру авыр булыр иде. Биредә булган һәр кешегә сезнең хезмәтегез, максатчанлыгыгыз һәм энтузиазмыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә.».
Чара дәвамында сәхнәдә концерт номерлары бүләкләүләр һәм рәхмәт сүзләре белән алмашынып торды. Бүләкләр «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар спорт клубы», «Татарстан Республикасының иң яхшы спорт мәктәбе», «ГТО», «Ел ачышы», «Ел рекордсмены», «Җиңүләр генераторы», «Спорт династияләре», «Ветераннар» һәм башка номинацияләрдә үз җиңүчеләрен тапты.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Кичә ахырында төп бүләкләрне премиянең мактаулы кунагы – Татарстан Республикасы Дәүләт советы Рәисе Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тапшырды.
«Владимир Александрович, мин Сезгә республика җитәкчелеге, Рәис Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Барыгызга да шундый актив тормышыгыз, милләт сәламәтлеген саклауга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерергә телим».
Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алексей Софронов катнашты.