ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларын грамоталар һәм «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен!» күкрәк тамгалары белән бүләкләделәр

2024 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә Казан Кремлендә фронтка ярдәм итүче активистларны һәм волонтерларны бүләкләделәр.

Махсус хәрби операциядә Җиңүне якынайтуга керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасындагы «Халык фронты» төбәк башкарма комитеты «Барысы да җиңү өчен!» проектында катнашучыларга медальләр тапшырды.

Бүләкләү тантанасында сәламләү сүзе белән Премьер-министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасында СВО ветераннары ассоциациясенең координация советы рәисе Владимир Майстренко чыгыш ясады.

Үзенең сәламләү чыгышында ул бик мөһим, кирәкле һәм җаваплы эш – безнең хәрбиләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче волонтерларга рәхмәт белдерде.

Бүләкләнүче волонтерлар арасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары да бар иде. Күкрәк билгесе һәм рәхмәт хаты Дамир Нургалиевка, Евгений Коцарь, Анна Мөбәрәкшина, Татьяна Мерзляковага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International