Якынлашып килгән Яңа ел белән!

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Традиция буенча, яңа календарь елы безнең җәмгыятьтә гомумхалык һәм яхшы гаилә бәйрәме, узып баручы елга йомгак ясау өчен сәбәп буларак кабул ителә. Төгәлләнеп килгән ел нинди генә катлаулы булмасын, ул безнең өчен җитлеккәнлеккә һәм бердәмлеккә мөһим сынау булды, без аны намус белән кичердек. Бер үк вакытта бу киләчәккә яңа планнар төзү өчен дулкынландыргыч көн.

Якынлашып килгән 2025 ел яхшыга өмет бирә, тормышыбызның иң яхшы һәм шатлыклы мизгелләрен искә төшерергә мәҗбүр итә. Ул безгә үзара килешеп һәм дусларча эш итүнең файдалы булуын, авыр вакытта якын дуслар һәм якыннар белән янәшә булуның никадәр яхшы булуын искә төшерә. Алар белән бергә һәм федераль, төбәк, тармак структураларына, бизнеска һәм актив гражданнарга таянып, без Татарстаныбыз һәм аның муниципаль берәмлекләре үсешендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирештек. Шушы бердәмлек нәтиҗәсендә республика Россия дәүләтенең таянычы һәм динамик үсештә булган төбәге буларак югары бәя алды.

Татарстан быел эре халыкара чаралар мәйданчыгына әверелде, бу халыктан зур катнашуны таләп итте, һәм кунакчыл татарстанлылар аларны үткәрүдә һәрвакыт ярдәм күрсәттеләр. Узган Гаилә елында дәүләт һәм җәмгыять аерылгысыз бер команда буларак гаилә, балалар файдасына эш иттеләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны аерым билгеләп үтеп тәбрик итәсе килә. Сез – улларыбыз, ирләребез, абыйларыбыз, әтиләребез – бу авыр вакытта туган йортыбызның ышанычлы диварларына әверелдегез. Без сезгә батырлык, кыюлык һәм тугрылык өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм өметебез. Татарстанлылар киләчәктә дә сезгә гуманитар ярдәм алып килеп ярдәм итеп торачаклар.

Хакимият белән дөрес диалог алып бара белү, бер-береңне ишетеп һәм тыңлый белеп, ватандашлар, республика, ил мәнфәгатьләрендә эш итүгә актив ярдәм итү киләсе яңа елда да республика казанышлары булып торачак. Көчләрне берләштерү гражданлык хезмәттәшлегенең югары планкасын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Татарстан – төрле милләт һәм төрле дин кешеләре яши торган зур гаилә, безнең йортыбыз. Йортыбызның язмышы үзебезнең кулларда.

Кадерле ватандашлар, гражданнар җәмгыяте институтлары активистлары! Сезне чын күңелдән Яңа 2025 ел белән котлыйбыз! Яңа ел һәркемгә зур шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар китерсен!

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

Зилә Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International