21 апрельдә 15:00 дән 18:00 гә кадәр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә социаль эшкуарлык һәм халык сәнгать кәсепләрендә һәм ярдәм институтларында катнашучыларны коллаборацияләү аша мәдәни-агарту эшчәнлеген үстерү перспективалары турында фикер алышу максаты белән очрашу оештыра.
13 апрель көнне «Социаль үзәк-СОС (Ярдәм)» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә «Мобиль бригадалар - SOS» проекты белән балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә комплекслы социаль-психологик ярдәм күрсәтү максаты белән Балык Бистәсенә чыгып киттеләр. Очрашу 2 нче мәктәп базасында узды.
Бүген Татарстанда 2023 елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру башлана.
2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» секциясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 19 нчы һәм 2 нче төзәтү колонияләрендә булды.
Казанда балалар уку йортларында буллинг (гаепләп эзәрлекләү) профилактикасына багышланган лекцияләр һәм практикумнар сериясе узачак. «Социаль светофор» проекты Президент грантлары фонды ярдәмендә «Куркынычсызлык территориясе» АНО (Екатеринбург шәһәре) тарафыннан тормышка ашырыла.
2022 елның 4 апрелендә «Патриот» яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек республика үзәге базасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уены старт алды.
Узган ял көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү-агарту акциясендә катнаштылар. Барлыгы шәһәрдә 200 дән артык мәйданчык оештырылган, анда рус теле кагыйдәләрен белүне тикшереп карау мөмкинлеге бар иде.
2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үтә күренмәле хәйриячелек атналыгы кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында тотрыклы үсеш факторы буларак секторара социаль партнерлык: иң яхшы тәҗрибәләр һәм проектлар» җыентыгы презентациясе булды.
Социаль якланмаган гражданнарга – бакчачыларга һәм яшелчәчелек ияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проект башлану турында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында игълан иттеләр.
www.dobro-ogorod.ru сайтында #Добрыйогород (#Игелеклебакча) проектын гамәлгә ашыруга кушылырга мөмкин.