ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе төзәтү колонияләрендә булды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 19 нчы һәм 2 нче төзәтү колонияләрендә булды. Килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне карау максатларында, җәмәгать эшлеклеләре хөкем ителгәннәр белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга әңгәмәләр үткәрделәр. Аралашуның әлеге форматы булган проблемаларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Гражданнарның ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә мөрәҗәгатьләре әлеге иҗтимагый контроль институтына ышаныч дәрәҗәсен күтәрү турында сөйли.

Бу чарада Илнур Сатдинов, Альберт Зарипов, Гөлия Балафендиева һәм җинаять-башкарма системасында гражданнарның хокукларын үтәүдә Россия буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының ярдәмчесе Андрей Фадеев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International