Татарстан Республикасында «Социаль үзәк-СОС (Ярдәм)» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре Балык Бистәсенә «Мобиль бригадалар - SOS» проекты белән чыкты

2022 елның 15 апреле, җомга

13 апрель көнне «Социаль үзәк-СОС (Ярдәм)» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә «Мобиль бригадалар - SOS» проекты белән балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә комплекслы социаль-психологик ярдәм күрсәтү максаты белән Балык Бистәсенә чыгып киттеләр. Очрашу 2 нче мәктәп базасында узды.

Төп сораулар: балаларның тәртипләре бозылу, укуга мотивация түбән булу һәм социаль адаптация кыенлыклары.

Балалар, ата-аналар һәм педагоглар үткәрелгән консультацияләр нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр алдылар. Гаиләләр белән алга таба эш интернет-технологияләр кулланып, дистанцион рәвештә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International