Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Тоталь диктант» белем бирү-агарту акциясендә катнашты

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү-агарту акциясендә катнаштылар. Барлыгы шәһәрдә 200 дән артык мәйданчык оештырылган, анда рус теле кагыйдәләрен белүне тикшереп карау мөмкинлеге бар иде.

КДЭУда оештырылган мәйданчыкларның берсендә, диктант яздыручы буларак, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева чыгыш ясады.

Акциядә катнашучыларга язучы Марина Степнованың XIX гасырга багышланган тексты тәкъдим ителде. Үзенчәлекле текст махсус чара өчен булдырылган.

Диктант алдында ук акциядә катнашучыларга видеоролик күрсәттеләр, анда сәламләү сүзе белән чараны оештыручылар һәм бу елның текст авторы чыгыш ясады.

«Минем өчен бу беренче диктант булмаса да, һәрвакыт бик дулкынландыргыч. Зур җаваплылык диктант яздыручы өстендә дә ята бит. Синең бер хатаң язганнарның барысы өчен дә хата булырга мөмкин. Өстәвенә, нәкъ менә шушы мәйданчыкта, КДЭУда булу минем өчен аеруча күңелле, чөнки бу минем беренче эш урыным. Катнашучыларның елдан-ел күбрәк булуы сөендерә. Күпләр, грамоталы язу модада дип, дулкынны эләктереп ала», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Анастасия Исаева.
«Әдәбият - мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Яхшы китаплар безне яхшырак итә. Яхшы китаплар безнең әхлакый принципларны формалаштыра. Исегездә тотыгыз, мәдәният дөньясы уты сүнмәве бездән тора», - дип ассызыклады текст авторы үз мөрәҗәгатендә.

Моннан тыш, видеороликта «Тоталь диктант» командасы катнашучыларга проектның миссиясе турында гына түгел, ә сызыкча аша языла торган төрле тезмәләрне язу кагыйдәләре турында да искәртте. 

«Тоталь диктант» - ул глобаль проект, һәм безнең миссия - рус телендә сөйләшергә һәм язарга теләүчеләргә ярдәм итү. Миңа калса, «Тоталь диктант» язучылар никадәр күбрәк булса, хаталар шулкадәр азрак, яхшылык һәм мәхәббәт күбрәк булачак», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Ольга Ребковец видеомөрәҗәгатьтә.

Диктантта яңа кешеләр дә, акциядә катнашырга өлгергәннәр дә катнашты. Соңгылары рәтенә Фирүзә Бадыгова да керә.

Проектта офлайн-форматта да, онлайн да катнашырга мөмкин иде. Эшләрне әйдәп баручы педагоглар, эксперт-филологлар һәм волонтерлар тикшерәчәк. Катнашучылар үз нәтиҗәләрен 25 апрельдә рәсми сайтта күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International