#ИГЕЛЕКЛЕБАКЧА социаль проекты

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Социаль якланмаган гражданнарга – бакчачыларга һәм яшелчәчелек ияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проект башлану турында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында игълан иттеләр.

www.dobro-ogorod.ru сайтында #Добрыйогород (#Игелеклебакча) проектын гамәлгә ашыруга кушылырга мөмкин.

#ИГЕЛЕКЛЕБАКЧА (#ДОБРЫЙОГОРОД) – һичшиксез, бик мөһим һәм кирәк булган волонтёрлык һәм хәйрия акциясе генә түгел, – дип билгеләп үтә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Леонид Шафиров. – Акциянең бурычы – мәгариф, фәнни оешмаларда һәм бизнеста булган бакчачылык һәм яшелчәчелек өлкәсендәге белем һәм технологияләрне аз тәэмин ителгән бакчачыларга тапшыруны оештыру. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек - актив озак яшәүгә этәргеч бирә торган фактор, ә катлаулы тормыш хәлләренә юлыккан гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен яңа социаль элемтәләр формалаштыру, җирле бергәлекләргә ярдәм алу мөмкинлеге.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тәкъдим ителә торган алымның актуальлеге Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының «Шәһәр бакчачылыгы һәм яшелчәчелеге: иң яхшы тәҗрибәләр, киртәләр һәм перспективалар» эксперт сессиясе барышында расланган (мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://www.oprf.ru/news/v-op-rf-predlozili-pravitelstvu-razrabotat-gosprogrammu-podderzki-dacnikov-i-ogorodnikov).

Тимирязев Академиясе, Көньяк Федераль университетның ботаника бакчасы, башка аграр югары уку йортлары шәһәр бакчачылыгы һәм яшелчәчелеге өлкәсендә агарту проектларын үстерә, Россиянең кайбер төбәкләренең тармак министрлыкларында уңышлы тәҗрибә тупланган. 

Акция кысаларында социаль агроволонтёр проектларын гамәлгә ашыру өчен мини-грантлар алуга бөтенроссия конкурсы үткәреләчәк.

Грант акчаларына социаль хезмәткәрләр, журналистлар, педагоглар, башка волонтерлар утырту материалы, инвентарь, ашламалар сатып ала, шулай ук социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның дача һәм бакча яны участокларына бару чыгымнарын компенсацияләргә мөмкин.

Моннан тыш, бакча һәм яшелчәчелек эшләрендә ярдәмчеләр конкурсы да үткәреләчәк. Конкурста катнашуга барлык волонтерлар да чакырыла, алар үз кул астындагыларга бакча участокларында эшләр үткәрүдә ярдәм күрсәтә.

Журналистлар һәм блогерлар – бакчачылык һәм яшелчәчелекне популярлаштыручылар, якташларының – бакчачылар һәм яшелчәчелек уңышлары серләре турында язмалар конкурсында катнашуга чакыралар.

Атна саен бакчачылар һәм яшелчәчелекчеләр өчен файдалы киңәшләр конкурсында җиңүче билгеләнәчәк: конкурс эшләре видео һәм текст форматларында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International