Татарстанда 2023 елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру старт ала

2022 елның 15 апреле, җомга

Бүген Татарстанда 2023 елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру башлана.

15 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан халкы киләсе елда төзекләндерергә кирәк булган иҗтимагый киңлекләрне билгели алачак. Парклар, скверлар һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, татарстанлылар инде икенче ел ишегаллары өчен тавыш бирә ала, шулар 2023 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак.

Төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекне сайлау тавыш бирү сайтында мөмкин: https://gorodsreda.tatar.ru.

Яшүсмерләргә 14 яшьтән алып катнашу мөмкинлеге -  Татарстанда бу елның тавыш бирү яңалыгы. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә үз фикерләрен белдерергә һәм туган шәһәрләрен һәм бистәләрен уңайлырак, матур, заманча итәргә мөмкин. Халык үз тавышын конкрет район яки шәһәрдәге бер территория өчен генә калдыра алачак. Барлыгы тавыш бирүгә 2022 елда 204 объект чыгарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International