ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Гаилә» хәйрия фондыннан – «Аңлы ата-аналар мәктәбе» («Школа осознанных родителей») уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе һәм «Ныклы гаилә» Бердәм Россия федераль проекты төбәк координаторы Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызының проект командасы белән эшлекле очрашуы узды. Проектны гамәлгә ашыруның булачак «Юл» картасы турында фикер алышынды, төп бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7) социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.
29 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасында «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларының һәм бурычларының үтәлеше турында мәгълүмат бирелде.
29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7) социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.
Донбасста куелган бурычларны үтәгән Россия гвардиясе сугышчылары төркеме бүген Казанда үз базасына әйләнеп кайтты. Аларны җирле халык флаглар һәм плакатлар белән каршы алды.
Бүген, 22 нче июльдә, Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2022 елның I яртыеллыгында максатлар һәм бурычларны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды.
2022 елның 22 июлендә Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды «Тормыш юлы» проектын яңадан башлап җибәрде, аның ярдәмендә инвалидлар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, шулай ук билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр көн саен бушлай кайнар ризык алачак. Бу хакта 2022 елның 21 июлендә «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә гомуммилли хәйрия фонды президенты һәм проект җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев хәбәр итте.
Казанда 15 августтан башлап «Бергә булдырырбыз» хәйрия фондыннан «Инвалид балалары булган гаиләләр өчен түләүсез социаль такси» проекты актив эшли башлый, проект кысаларында кечкенә балаларны дәвалау, тернәкләндерү, һәм ял итү урыннарына кадәр ике автомобиль (Chevrolet Niva һәм Niva Travel) йөртәчәк.