«Тормыш юлы» проекты ярдәмендә Казанда мохтаҗларга 25 меңнән артык ланч-бокс таратылачак

2022 елның 22 июле, җомга

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды «Тормыш юлы» проектын яңадан башлап җибәрде, аның ярдәмендә инвалидлар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, шулай ук билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр көн саен бушлай кайнар ризык алачак. Бу хакта 2022 елның 21 июлендә «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә гомуммилли хәйрия фонды президенты һәм проект җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев хәбәр итте.

«Проект кысаларында 2022 елның июленнән алып 2023 елның декабренә кадәр кайнар ризык белән бушлай 25 200 ланч-бокс тарату күздә тотыла. Көн саен «Ярдәм» мәчете территориясендә кимендә 70 кешене ашату планлаштырыла», — дип белдерде спикер.

«Тормыш юлы» проекты 2020 елда пандемия вакытында ук эшли башлады, ул ярдәм күрсәтүнең ике юнәлешен берләштерде — азык-төлек җыелмаларын адреслы тарату һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан зыян күргән кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итү.

«Пандемия вакытында без көн саен ике меңнән артык кешене ашаттык. Бу чорда 100 меңнән артык кеше ярдәм алды. Бүген масштаб бераз кимеде — көн саен 250 кешегә кадәр ашатабыз. Әмма проект үзенең булырга тиешлеген раслады», - дип билгеләп үтте Исмәгыйлев.

Июнь аенда «Тормыш юлы» социаль проекты президент грантлары конкурсында җиңүче булды һәм 7 млн 560 мең сумлык финанс ярдәме алды. Проект кысаларында мохтаҗларга көн саен бушлай кайнар ризык бирү, волонтерларны эшкә җәлеп итү, шулай ук мәгълүмати компанияне үстерү планлаштырыла.

«Без ярдәм кирәк булган кешеләрнең саны елдан — ел арта баруын күрәбез: күпләр гап-гади туклануга мохтаҗ. Шуңа күрә проект эшен, шул исәптән яшь волонтерлар хисабына да дәвам итү мөһим», — дип сөйләде «Ярдәм — Помощь» гомуммилли хәйрия фонды хезмәткәре Алсу Миңнуллина.

Матбугат конференциясе трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-obshchenacionalnogo-blagotvoritelnogo-fonda-yardam-pomoshch-posvyashchennaya-proektu-doroga-zhizni-5820465

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International