ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

2023 елның гыйнварыннан Чистай епархиясенең «Агач эшкәртү түгәрәге» грант проектын гамәлгә ашыру башланды. Балалар җәмәгать зоналары өчен ял итү почмаклары төзиләр, ул гражданлык җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы ДОСААФында «Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне» истәлекле датасы алдыннан Казан шәһәре Совет районы балаларын «Яшьармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә (47, 101 нченомерлы мәктәпләр, 125, 174 номерлы гимназияләр) 95 кеше санында кабул итү тантанасы булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетрының Кече сәхнәсендә «НУР» балалар татар театр студиясенең «Кар патшабикәсе: SNOW буыны»  спектакле күрсәтелде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2023 елның 27 гыйнварында Әгерҗе районы Иҗтимагый советы тарафыннан ветераннар оешмасы белән берлектә шәһәр ветераннары арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырылды. Ветераннар нәтиҗәләре һәм уңышлары белән таң калдылар.

Тэги: Әгерҗе районы Иҗтимагый советы

20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстан Иҗтимагый палатасы бүген лидерлы булды, Зилә Вәлиева республика иҗтимагый палатасының яңа, VII составтагы беренче утырышында икенче өч елга яңадан сайланды. Утырыш ТР Дәүләт Советында республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

Тэги: ТР Иҗтимагый Палатасы утырышы

19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 20 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының җиденче (яңа) составының беренче утырышы узачак.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

«Бәллүр компас» Милли премиясен алу конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

«Казан нуры» мәчете командасы ислам илләренең Халыкара хоккей турнирын ачты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ТР Иҗтимагый палатасының яңа җиденче составы формалаштырылды


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 13 гыйнварында Казан шәһәренең Раштуа Христов чиркәвендә литургия тәмамлангач, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл гаилә, ана һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе һәм «Умиление» аналарны яклау үзәге карамагында булганнар белән очрашты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International