2023 елның 25 апрелендә Тамара Федорова рәислегендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Асия Тимирясова, комиссия әгъзалары, шулай ук экспертлар: КИУның беренче проректоры Игорь Бикеев, ТИСБИ проректоры Анна Найда, Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова катнашты. Республиканың мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре каралды: Россия һәм Татарстан Республикасы буенча фәнни тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләре; талантлы яшьләрне һәм сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү.
Республиканың тәрбия өлкәсендәге актуаль проблемаларны мониторинглау максатында ата-ана җәмәгатьчелегеннән квартал саен үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре аеруча кызыклы булды. Конструктив диалог уздырылды, аның барышында комиссия әгъзалары да, экспертлар да кызыклы тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.