«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурс кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык видео ярдәмчесе» проектын башлап җибәрде.
«Торак-коммуналь хуҗалык видео ярдәмчесе» проектының максаты – торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча Интернет һәм социаль челтәрләрдә 30 видеоролик булдыру һәм урнаштыру юлы белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү ысуллары буенча Татарстан Республикасы халкының мәгълүматлылыгын арттыру.
«Торак-коммуналь хуҗалык видео ярдәмчесе» – кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем күпфатирлы йортларның хуҗалары көн саен биргән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Әлеге проект 25 яшьтән алып 66 яшькә кадәрге күпфатирлы йортларда актив яшәүчеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары рәисләренә, күпфатирлы йортлар Советлары рәисләренә юнәлдерелгән.
Видео түбәндәге сылтама буенча: https://www.youtube.com/playlist?list=PLS9gc8puXjjyxGyYobYp-wRKadbv1vgX1