Утырышта ТР Иҗтимагый палатасыннан социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева, Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо катнашты
2024 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтүдә гражданлык җәмгыяте вәкилләренең катнашуын тәэмин итү максатларында иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында җәмәгать контроле һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе Алена Булгакова үткәрде
10 ноябрьдә ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе Тимур Какохо «Татарстан-Яңа Гасыр» телекомпаниясенең «Таяну ноктасы» программасында катнашты.
3 ноябрьдә Мәскәүдә узган «Берләшмә» йомгаклау форумында 2023 ел өчен «Регион-НКО» рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Россиягә сәфәре барышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв беренче булып Татарстанга килде.
Ике көн дәвамында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта илнең иң масштаблы юридик чараларының берсе – Казан халыкара юридик форумы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.
24 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты, шулай ук Татарстан муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары рәисләре дә кушылды.
10 августта сайлауларны күзәтүне тәэмин итү максатыннан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Россия сәяси партияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ күзәтүчеләрне бергәләп әзерләүне һәм барлык тавыш бирү формаларын, шул исәптән дистанцион электрон тавыш бирү системасын контрольдә тотуны күздә тота. Килешүгә 15 сәяси партия кушылды: «Бердәм Россия», ЛДПР, «Новые люди», «Родина», «Гражданская платформа», Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, Партия роста, «Зеленые», «Коммунисты России» коммунистлык партиясе, «Партия за справедливость», «Гражданская сила», Россия Федерациясе казак партиясе, «Зеленая альтернатива», Россия демократик партиясе, Россия азатлык һәм гаделлек партиясе.