Тимур Какохо яшьләр активы белән очрашуда сайлаулар буенча иҗтимагый контроль турында сөйләде

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

6 февральдә Казан Кремлендә «Гражданлыкның яшьләр коды» яшьләр активы белән очрашу узды.

Чара кысаларында яшьләр арасында тавыш бирү культурасы, тавыш бирүдә катнашу мөмкинлекләре, шулай ук яшь сайлаучы елы кысаларында гамәлгә ашырылачак проектлар турында фикер алыштылар.

Очрашу түгәрәк өстәл форматында узды. Катнашучылар алдында Россия юристлары Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы вәкилләре чыгыш ясады.

«Сайлау процедураларына ышаныч дәрәҗәсе елдан-ел арта, шул исәптән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тырышлыгы белән дә. Ул иҗтимагый контрольнең төп субъекты булып тора һәм электораль процесста катнашу өчен киң мөмкинлекләр бирә. Яшьләр үзләренең конституцион хокукларын гамәлгә ашыру белән генә чикләнми –  тавыш бирү –  шулай ук «эчтән» сайлау системасының эшен күрә ала –  бу сайлауларны бәйсез контрольдә тотуда беренчел баскыч», – дип билгеләп үтте Тимур Какохо.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International