2024 елның 19 февралендә VII состав Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бишенче пленар утырышы узды.
Көн тәртибе буенча катнашучылар Татарстан Иҗтимагый палатасында 2023 елда халык алдында төзелгән максатларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында иҗтимагый фикер алышулар үткәрү, сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб эше һәм 2024 елның 15-17 мартына билгеләнгән РФ Президентын сайлаулар үткәрелгәндә ТР Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр билгеләү тәртибе турында нигезләмәне раслау турында мәсьәләләрне карадылар.
Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының 2024 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгак ясалды һәм СО НКО VI Республика форумын уздыруга әзерлекне оештыру мәсьәләсе каралды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республиканың Үзәк сайлау комиссиясе арасында Татарстан Республикасында гражданнарның сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы Конституция советы белән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен дәүләт яклавы гарантияләрен тәэмин итү, аларның хокукый мәгърифәтенә ярдәм итү максатларында хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.
Килешүгә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм ТР Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев кул куйдылар.
Утырыш ахырында ТР Иҗтимагый палатасының иң яхшы әгъзаларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды.