Яшел Үзәндә җәйге кояш торышына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме үткәрелде.
13 июнь көнне Баулы районында «Арба-фест» автотуристик фестивале кысаларында «Еремеев ярминкәсе» рус мәдәнияте бәйрәме узды. Чара Россиянең 37 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан, Мәскәү, Белгород өлкәләреннән, Казаннан һәм башка төбәкләрдән килгән тәгәрмәчле йортларда сәяхәтчеләрне берләштерде.
15 июньдә гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар алдагы конкурсларга нәтиҗә ясадылар, яңа гаризалар кабул итү кампаниясенә старт һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.
6 июньдә Казанда Рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Тантанада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палата әгъзалары Ирина Александровская һәм Дмитрий Туманов катнашты.
2 июньдә ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясенең күчмә утырышы булды. Чара кысаларында «Татарстан – Татарстан халыкларының рухи кыйммәтләренә тигез ярдәм күрсәтү территориясе. Әлмәт шәһәре тәҗрибәсе» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
23 майда Лаеш районының Никольское авылында традицион рус халык бәйрәме – Каравон үткәрелде, ул республикада милли бәйрәмнәр үткәрүне башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт илкүләм сәясәтенең төбәк аспектлары һәм иҗтимагый институтларны үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
18 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Халыкара социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе: шәфкатьлелекнең рухи нигезләре» дигән түгәрәк өстәл булды. Чара «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә оештырылды.
14 майда Казанның Совет районындагы 93 нче гимназия базасында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары үткәрелде. Чара Татарстанның 31 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Санкт-Петербургтан 600 катнашучы – 4-11 сыйныф укучыларын һәм педагогларны берләштерде.