Казанда рус теле көненә һәм А.С. Пушкинның 227 еллыгына багышланган тантаналар үткәрелде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

6 июньдә Казанда Рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Тантанада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палата әгъзалары Ирина Александровская һәм Дмитрий Туманов катнашты.

Иртән Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында шагыйрьгә куелган һәйкәл янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының шәрәфле Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашты. Җыелучылар игътибарына Пушкин шигырьләре һәм иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады.

Аннары опера һәм балет театрында бәйрәм концерты узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Рус теле көне белән котлады,  әлеге датаның рус сөйләменең матурлыгына сокланучыларны берләштерүен билгеләп үтте һәм бәйрәмнең күпмилләтле Татарстан өчен аерым әһәмиятен ассызыклады.

Шулай ук бу көнне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстан Рәисе республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән ел саен үткәрелә торган очрашу булды, анда Ирина Александровская катнашты. Очрашуда еллык эшкә нәтиҗәләр  ясалды һәм яңа максатлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International