20 май көнне «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Фестиваль - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Әни көче» грант проектының йомгаклау этабы. Проект «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы командасына үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен табарга мөмкинлек бирде.
20 май көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы «Татарстан - нык гаиләләр территориясе» акциясен уздырды. Акция кысаларында «Нечкәбил» XVII Республика конкурсының ачылышы һәм «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестиваленә йомгак ясау булды.
11 май көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем үзенчәлекле бәхетем» республика фестиваленең жюри утырышы узды.
14 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе утырышы булды.