22 июнь көнне Югары Осланда «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясе үткәрелде. «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясе-Татарстан гаиләләренең зона фестивальләре, «Нечкәбил», «Идел буеның уңышлы гаиләсе» һәм «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу турлары.
Акция Ватаныбызны саклаган, тылда хезмәт куйган, Җиңү белән кайткан һәм сугыш кырларында калган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Чараны ТР Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль проекты координаторы Нигъмәтуллина Г. Р. һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе Жуйкова И. П. ачып җибәрделәр. Акциядә Ларионова Т. М., Гайфуллина М. Х., Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Гарифуллина И. Х., Максимова М., ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары Хәбибуллина А. К. катнаштылар.
Югары Ослан зонасы фестивалендә Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары гаиләләре катнашты. Фестивальдә катнашучылар үз гаиләләре турында видео презентацияләр күрсәттеләр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар, гаилә горурлыгы турында сөйләделәр. Зона фестивале гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Л. Н. катнашты. Гаиләләргә хатын-кызлар матурлыгы символы буларак «Сөембикә» дипломнары һәм сыннары тапшырылды. Зона фестивалендә катнашучыларны шулай ук «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы активы сәламләде һәм «Нечкәбил» конкурсы символы - «Яңа кеше туу» панно тапшырды.
«Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясендә традиция буенча гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтлиләр, алар гаилә эчендәге мәхәббәт һәм тугрылык, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, патриотизм, актив тормыш позициясе үрнәге булып торалар. «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсе исеменнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Нигъмәтуллина Г. Р. котлады һәм бүләкләр тапшырды.
«Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясе үсеп килүче буын өчен үзенчәлекле гаилә тәрбиясе дәресе булды. Югары Ослан муниципаль районы укучылары «Тату сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар.
Залда чакырылган кунаклар арасында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр дә бар иде, алар «Аеклык ноктасы» программасы буенча тернәкләндерү уза. «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы активы инде берничә ел шундый гаиләләрне социаль-мәдәни чараларга чакырып, алар белән эшли.
Зона фестивальләрендә җиңүчеләр 17 сентябрьдә Казанда Facecast платформасында онлайн студиясеннән турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк зур, якты һәм матур Республика гаиләләре фестивалендә катнашачаклар.