2 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комиссиясенең күчмә утырышында катнашты. Катнашучылар Балалар республика клиник хастаханәсенең яңа онкология балалар үзәгендә булдылар, бүлмәләрне карап чыктылар һәм яңа җиһазларның сыйфатын бәяләделәр.
Дәвалау сыйфатын яхшырту, кирәкле ресурслар һәм республикада дарулар белән тәэмин итү вәзгыяте буенча фикер алыштылар.