11 май көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем үзенчәлекле бәхетем» республика фестиваленең жюри утырышы узды.
Жюри составында ТР Дәүләт Советы депутатлары Захарова С. М. һәм Рыбакова Л.Н., ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы Президенты Жуйкова И. П., ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек комиссиясе рәисе Максимова М. Н., «Здравушка» тернәкләндерү үзәге директоры Муллаянова Т. М., сценарист Бибишев В. Л., иҗтимагый оешма җитәкчеләре, «Әни көче» проекты психологы бар иде. Фестивальнең режиссеры Александр Рожков гаиләләрнең видео презентациясен тәкъдим итте.
«Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивале «Әни көче» проекты кысаларында уза. Бу-үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы гамәли-юнәлешле проект.
Проект ТР Министрлар Кабинеты Гранты кысаларында «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла һәм гаилә көне уңаеннан 20 май көнне Татарстан Халыклары дуслыгы йортының концерт залында зур бәйрәм белән тәмамланачак. Анда Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Казаннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 10 гаилә катнашачак. Бәйрәм «Ныклы гаилә» «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясе кысаларында уза. Акциядә төрле еллардагы «Нечкәбил» конкурсының гаиләләре катнаша. Акциянең актив катнашучылары «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар һәм яшьләр хәрәкәте балалары булачак.