«Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

20 май көнне «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Фестиваль - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Әни көче» грант проектының йомгаклау этабы. Проект «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы командасына үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен табарга мөмкинлек бирде. Фестивальдә Казан, Яшел Үзән һәм Бөгелмә шәһәрләреннән 10 гаилә катнашты, алар үзләренең гаиләләре турында видео-презентация күрсәттеләр. Проект дәвамында «Минем үзенчәлекле бәхетем» дип исемләнгән махсус газета дөнья күрде, анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы учреждениеләре җитәкчеләре белән интервьюлар, фестивальдә катнашучы гаиләләрнең тормыш тарихы басылып барды, психолог, тренер, проект яңалыклары колонкасы алып барылды.

5 ай дәвамында «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог һәм психолог белән тренинглар һәм шәхси консультацияләр, дәвалау физкультурасы һәм үзмассаж, сәламәт туклану буенча белгеч белән дәресләр үткәрелде.

«Минем үзенчәлекле бәхетем» фестиваленә йомгак ясап, оештыручылар балаларга әлеге фестиваль балалары кебек якты һәм үзенчәлекле әкият номинацияләре дипломнары тапшырдылар.

«Минем иҗади гаиләм» номинациясе:

  • Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Ларионова Казан шәһәреннән Хабибуллиннар гаиләсенә диплом тапшырды. Асель Садыйкова «Царевна - Лебедь» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Р.А. Ратникова Яшел Үзән шәһәреннән Ивановлар гаиләсенә диплом тапшырды. Роман Иванов «Иван-Царевич» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
  • Дүрт чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты В.Н.Липужина Бөгелмә шәһәреннән Котловлар гаиләсенә диплом тапшырды. Котлова Мария «Белоснежка» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

«Минем романтик гаиләм» номинациясе:

  • «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатларның Татарстан берләшмәсе җитәкчесе А.Р. Нәбиева Казан шәһәреннән Мочковлар гаиләсенә диплом тапшырды. Дарья Мочкова «Марья-искусница» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Кондратьева Алла Андреевна Казаннан Хәйруллиннар гаиләсенә диплом тапшырды. Хәйруллин Артур «Могучий Богатырь» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

«Минем кызыклы гаиләм» номинациясе:

  • ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Т.А. Рубинская Казаннан Шәмсетдиновлар һәм Вьюровлар гаиләләренә дипломнар тапшырды. Камилла Шәмсетдинова «Василиса Прекрасная» номинациясендә диплом белән, ә Рудольф Ивлев «Добрыня Никитич» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

«Минем кунакчыл гаиләм» номинациясе:

  • Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре О.М. Воронова Казан шәһәреннән Емековлар гаиләсенә диплом тапшырды. Емекова Эльза «Принцесса Жасмин» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
  • ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек комиссиясе рәисе М.Н. Максимова Бариевлар гаиләсенә диплом тапшырды. Бариев Камил «Али Батыр» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Балаларга бүләкләр ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм «Эссен Продакшн» акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелде, «Крокус» компаниясеннән чәчәкләр тапшырылды.

Фестивальнең режиссеры – Александр Рожков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International