ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу кысаларында Казанга Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин килде.

Тэги: Зилә Вәлиева

18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарсан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Тэги: Зилә Вәлиева

16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале үткәрә.

Тэги: Зилә Вәлиева

9
май, 2022 ел
дүшәмбе

8
май, 2022 ел
якшәмбе

7 майда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды.

Тэги: Зилә Вәлиева Рафаэль Шакирҗанов Любовь Смирнова

7
май, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнергә кушты.

Тэги: Зилә Вәлиева Любовь Смирнова

5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү Вальсы» дигән массакүләм флешмоб узды.

Тэги: Анастасия Исаева Мөнир Гафиятуллин Зилә Вәлиева Тимур Кадыров

29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Тэги: Азат Гайнетдинов Мөнир Гафиятуллин Зилә Вәлиева Рафаэль Шакирҗанов Андрей Большаков Асия Тимирясова Изольда Жукова Тимур Кадыров Юлия Кареева Ирина Комадорова Екатерина Согрина Артем Кузнецов Ирина Александровская Руфәт Кыямов Софья Хәсәнова

21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» докладын тәкъдим итте.

Тэги: Зилә Вәлиева

14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» секциясе үткәрелде.

Тэги: Зилә Вәлиева Екатерина Согрина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International