«Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту факторы буларак Россия исламы» халыкара конференциясе

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген Казан Кремлендә «Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту факторы буларак Россия исламы» халыкара конференциясе узды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе.

Конференциядә катнашучыларны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Зорин Владимир Юрьевич, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева сәламләде.

Ислам буенча танылган белгечләр һәм экспертлар, Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең алдынгы югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары вәкилләре Россия исламының тарихи мирасын саклауның һәм актуальләштерүнең актуаль проблемалары, дәүләтнең һәм дини конфессияләрнең Россиядә конфессияара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген формалаштыруда, ныгытуда үзара хезмәттәшлек практикалары һәм БДБ илләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында фикер алышырга җыелдылар.

Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе буенча 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. Мәскәүдә, Татарстанда һәм РФнең башка төбәкләрендә быел дөнья җәмәгатьчелегенә мәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм төбәкара татулыкны саклау буенча Россия Федерациясенең уңай тәҗрибәсен күрсәткән зур, якты һәм масштаблы вакыйгалар билгеләп үтелде. Бу бәяләп бетергесез тәҗрибәне саклап калу, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 2022 елда 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру елында тормышка ашырылган яңа тәҗрибәләрне үстерү – алдагы елларда да дәвам итәргә тиеш эш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International