ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: Иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә конкурс – иң демократик чараларның берсе

2023 елның 4 феврале, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсны үткәрү турындагы нотык белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләрен 26 кешедән торган конкурс комиссиясе ясады, аңа дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керде. 27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 12 эшлекле төркем республиканың 44 муниципаль районында 91 чарада булды.

Шулай итеп, 44 муниципаль районда 94 эш, 35 авыл җирлегендә – 10 номинация буенча (шул исәптән 1 махсус приз – ишегалдының иң яхшы яңа ел бизәлеше) бәяләнде.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше конкурсы – иң демократик чараларның берсе. Ун ел эчендә 328 бүләк тапшырылган, шул исәптән 150 – муниципаль берәмлеккә, 148 – авыл җирлекләренә, 24 – Казанга, 6 – предприятияләргә. Ул шулай ук конкурста нибары өч муниципаль берәмлекнең катнашмавын билгеләп үтте.

Конкурсның төрле номинацияләрендә беренче урыннар өчен призларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Фотосурәтләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8624179.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International