Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы ачылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

Парламент Президиумы  карары белән утырышының көн тәртибенә  15 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

2023 елга һәм пландагы 2024, 2025 елларга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары икенче укылышка әзерләнгән иде.

Утыз җиденче утырышта шулай ук Дәүләт Советының калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль законны камилләштерү инициативасы каралды.

Утырышта депутатларга Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының алтынчы чакырылыш башланганнан бирле эше турында һәм Югары Суд Рәисенең Татарстанда җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International