ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева коррупциягә каршы «Алма – бирмә» форумында катнашты

2022 елның 9 декабре, җомга

9 декабрьдә Казанда Бәкер Рәмиев исемендәге IT–паркта коррупциягә каршы «Алма – бирмә» («Не бери – не давай») форумы узды. Әңгәмәнең әйдәп баручы катнашучылары ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов булдылар.

Форум программасы кысаларында мәгариф, экологик һәм санитар–эпидемиологик иминлек, торак–коммуналь хуҗалык, җирләү эше, ритуаль хезмәт күрсәтү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә коррупция куркынычы, коррупциягә каршы сәясәт һәм яшь гаиләләрнең хокукларын яклау турында фикер алыштылар.

Форумда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, районнар администрацияләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы фән, яшьләр вәкилләре, шулай ук РФ субъектларының коррупция һәм башка хокук бозуларын профилактикалау органнары җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International