Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты 2023 елның 15 ноябренә кадәр «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәрләренең туристлык, ресторан һәм кунакханә индустрияләре предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкның 2 нче төбәкара фестиваленә гаризалар җыюны алып бара.
2023 елның 3 ноябрендә Лаеш районында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән эшлекле төркеменең күчмә утырышы узды, анда тармак оешмалары һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре чакырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате
2023 елның 4 ноябрендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Много народов – Родина одна» тантаналы митингын оештырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате
3 ноябрьдә Мәскәүдә узган «Берләшмә» йомгаклау форумында 2023 ел өчен «Регион-НКО» рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
2023 елның 2 ноябрендә Ютазы муниципаль районында грантлар буенча 4 сәгатьлек укыту семинары узды.
«Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына иҗтимагый оешма вәкилләре өчен укыту семинары 9 ноябрьдә партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында узачак.
Бүген Казан Кремлендә Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар һәм мактау тамгалары тапшырды. Традицион рәвештә иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.
2023 елның 1 ноябрендә онлайн форматта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча XI комиссиясе утырышы узды.