«Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына иҗтимагый оешма вәкилләре өчен укыту семинары 9 ноябрьдә партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында узачак.
Сүз ресурс үзәкләре буларак эшли торган, ягъни башка иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмаларның эше турында барачак.
Башлану вакыты: 15.00 сәгатьтә.
Спикер – КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы һәм Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ресурс ярдәм үзәге эксперты Антон Дыганов.
Семинарда катнашырга теләүчеләрне чакырабыз! Урыннар саны чикләнгән!
Теркәлү 8 843 238 1000 телефон номеры буенча