ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 14 октябрендә Воронежда «Берләшмә» форумы кысаларында РФ Иҗтимагый палатасының РФ субъектларының төбәк иҗтимагый палаталары белән үзара хезмәттәшлек Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш Россия иҗтимагый палаталары Советы Президиумын һәм ТР Иҗтимагый палатасын җитәкләүче Зилә Вәлиева рәислегендә үткәрелде.

Тэги: Зилә Вәлиева Тамара Фёдорова

14 октябрьдә Черноземье башкаласында «Берләшмә» федераль форумы старт алды. Россиянең Иҗтимагый палаталары әгъзалары делегацияләре Воронежның әйдәп баручы мәгариф учреждениеләрендә –«Изумрудный город» балалар бакчасында һәм «Содружество» («Бердәмлек») белем бирү үзәгендә булдылар. Татарстан Республикасыннан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады.

Тэги: Зилә Вәлиева

РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләре «Берләшмә» форумы кысаларында 14 октябрьдә Воронежда эшләде. Төрле төбәкләрдән җәмәгать эшлеклеләре транспорт эшен һәм өлкә үзәгенең юл инфраструктурасын бәяләделәр. Делегация Петр I исемендәге Воронеж халыкара аэропортының яңа терминалын карады, шулай ук берничә пассажир маршруты буенча йөрде.

Тэги: Ольга Павлова

2025 елның 23 октябрендә Татнефть-Арена сәхнәсендә Казан халкы һәм кунаклары зур вакыйганың шаһитлары булачак – легендар композитор һәм продюсер Игорь Матвиенко иҗат иткән масштаблы «Князь Владимир» этно-операсы тәкъдим ителәчәк.


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар Җәзаларны үтәүче учреждениеләрдә һәм тикшерү изоляторларында законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Мөнир Гафиятуллин һәм Тимур Какохо катнашты.

Тэги: Мөнир Гафиятуллин Тимур Какохо

2025 елның 13 октябрендә Казанда, «Яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген үстерү һәм патриотик тәрбия бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының Татарстан Республикасындагы филиалы базасында («Сугышчы» үзәге) Россия сугышчан сәнгатьләр берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков һәм «Сугышчы үзәге»нең ТР филиалы директоры Алексей Бламыковның эшлекле очрашуы узды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

 7 нче номерлы мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгенең районның актив һәм инициативалы укытучыларын берләштергән «Перспектива» яшь педагоглар форумы үткәрелде.

Тэги: Азнакай районы Иҗтимагый советы

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

27-28 сентябрьдә «Восток» сәламәтләндерү лагере базасында «Игелек энергиясе» республика белем бирү программасы үткәрелде.

Тэги: Анастасия Исаева НКО гамәлләре тасмасы

2025 елның 6 октябрендә Татарстан Иҗтимагый палатасында мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы үткәрелде.

Тэги: Эльмира Фәтхуллина Розалия Нургалиева Бәхтияр Измайлов

6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 23 октябрендә Татнефть-Арена сәхнәсендә Казан халкы һәм кунаклары зур вакыйганың шаһитлары булачак – легендар композитор һәм продюсер Игорь Матвиенко иҗат иткән масштаблы «Князь Владимир» этно-операсы тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International