2025 елның 23 октябрендә Татнефть-Арена сәхнәсендә Казан халкы һәм кунаклары зур вакыйганың шаһитлары булачак – легендар композитор һәм продюсер Игорь Матвиенко иҗат иткән масштаблы «Князь Владимир» этно-операсы тәкъдим ителәчәк.
Тамашада Павел Расторгуев, Soya һәм Игорь Игоревич Матвиенко үзе катнашачак, ул скандинавия алласы Один образында чыгыш ясаячак. Тамашачыларны князь Владимирның тормышы, аның рухи эзләнүләре һәм Русь тарихы барышын үзгәрткән хәлиткеч карарлары турындагы тәэсирле кыйсса көтә.
– Фантастик декорацияләргә һәм махсус эффектларга,
– хореография һәм югары технологияле ут бизәлеше,
– опера сәхнәсенең әйдәп баручы солистлары һәм профессиональ фольклор ансамбльләре катнашындагы рок-операда X гасыр атмосферасын тою мөмкин булачак.
Игорь Матвиенко иҗат иткән музыкаль әсәр борынгы Исландия мотивларын, халык фольклоры элементларын һәм рок-музыка энергетикасын берләштерә. Бу синтез тамашаны яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә аңлаешлы итә. Татарстан халкы тиздән әлеге мәдәни вакыйганы хозур кылачак.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы премьерадан соң проект триумф белән кабул ителде. 2025 елның февралендә Дәүләт Кремль сараенда Игорь Матвиенконың 65 яшьлегенә багышланган ике тапкыр аншлаглар белщн күрсәтелде, тамашачылар аягүрә басып алкышлады. Тәнкыйтьчеләр спектакльнең масштабын, хор һәм балетның осталыгын, катлаулы грим, костюмнар һәм актерлык уенын билгеләп үттеләр.
Вакыйгалар X гасырда Норвегия һәм Русьта бара. Кенәз Владимир мәҗүсилек һәм хәрби походлар юлы белән барганда хыянәт, вәсвәсәләр һәм терәкләрне югалту белән очраша. Аның юлында Кенәзнең җаны өчен көрәшкә кергән Один үзе пәйда була. Мәхәббәт һәм нәфрәт, сайлау һәм төшенү – һәр тамашачыга якын универсаль темалар.
и ненависть, выбор и прозрение – универсальные темы, близкие каждому зрителю.