Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзалары «Перспектива» яшь педагоглар форумында катнаштылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

7 нче номерлы мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгенең районның актив һәм инициативалы укытучыларын берләштергән «Перспектива» яшь педагоглар форумы үткәрелде.

Чарада катнаштылар:

  • Башкарма комитет җитәкчесе — Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы,
  • җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары — Гыйләҗев Дамир Рашат улы,
  • мәгариф идарәсе җитәкчесе — Гыйләҗева Зөлфия Солтангир кызы,
  • мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе — Вәлиәхмәтова Лилия Бектимер кызы,
  • Иҗтимагый совет рәисе — Әхмәдишина Лилия Мөгамбәр кызы,
  • Иҗтимагый совет әгъзасы — Зарипова Зөлфия Рәфис кызы.

Форум барышында гражданлык активлыгы, һөнәри үсеш, остазлык һәм педагогик осталыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яшь педагоглар тәҗрибәләре, идеяләре белән уртаклаштылар, интерактив дискуссияләрдә катнаштылар һәм заманча мәгариф үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

Мондый очрашулар яшь белгечләрнең актив һөнәри берләшмәләрен формалаштырырга ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыра һәм киләчәктә уңышларга ирешергә илһамландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International