27-28 сентябрьдә «Восток» сәламәтләндерү лагере базасында «Игелек энергиясе» республика белем бирү программасы үткәрелде.
Форумны «Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә «Казан дәүләт энергетика университеты» оештырды.
Мәртәбәле кунаклар 150 катнашучыга илһамландыргыч теләкләр әйтте:
Студентлар ихтыярый гамәлләр башкару өлкәсендә үсеш мөмкинлекләре, волонтерлык эшчәнлегенең актуаль һәм популяр юнәлешләре турында күбрәк белделәр, шулай ук «Ихтыярый гамәлләр башкаручының китабы» – булачак волонтерлар өчен методик киңәшләр булдыруда катнаштылар.
Анастасия Исаева панель дискуссиядә катнашты, ул тиз арада спикерларга иң көтелмәгән сораулар бирү форматына күчте. «Ихтыярый гамәл башкаручыларның тәүге адымнарын хәтердә яңарту һәм волонтерлык проектларында иң актив катнашучыларның хис-кичерешләрен тыңлау җылы булды. Минем алда үз тормышымдагы тәҗрибә белән уртаклашу гына түгел, ә Россиядә ихтыярый гамәл башкаручыларның оешуы һәм бу глобаль хәрәкәтнең хәзер нинди мөмкинлекләре барлыгы турында сөйләү бурычы тора иде», – дип фикерләре белән уртаклашты ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Проект Росмолодежь. Гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.