РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләре «Берләшмә» форумы кысаларында 14 октябрьдә Воронежда эшләде. Төрле төбәкләрдән җәмәгать эшлеклеләре транспорт эшен һәм өлкә үзәгенең юл инфраструктурасын бәяләделәр. Делегация Петр I исемендәге Воронеж халыкара аэропортының яңа терминалын карады, шулай ук берничә пассажир маршруты буенча йөрде.
Воронеж аэропортында эчке авиалинияләрнең яңа терминалы төзелеше 2024 елның җәендә төгәлләнде. Терминалның тышкы һәм эчке бизәлеше Петр чоры тематикасында башкарылган. Комплекс елына 2 миллионга кадәр пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Терминалның үткәрү мөмкинлеге – сәгатенә 600 пассажир. Бинаның гомуми мәйданы 13,7 мең кв. м. тәшкил итә. Хәзерге вакытта бина эчендәге объектларның күбесе пленка белән капланган яки залларга куелмаган, әмма объектны ачуга рөхсәт бирелү белән вәзгыять үзгәрәчәк.
Яңа терминалны төзегәндә янәшәдәге территория дә модернизацияләнде. Автомобильләрне кыска вакытка һәм озак вакытка куеп тору өчен иркен парковкалар барлыкка килде.
Ана һәм бала бүлмәсе аерым игътибарга лаек. Аэропорт җитәкчелеге аны башка аэропортлар белән чагыштырганда үзенчәлеккә ия дип саный. Кечкенә пассажирлар өчен монда уен бүлмәсе, берничә йокы бүлмәсе, шулай ук ашау бүлмәсе җиһазландырылган. «Балалар бакчасы» ннан барлык пассажирлар файдалана алачак.
– Бүген Россия Федерациясендә демографик мәсьәлә бик кискен тора. Ана белән баланың мондый бүлмәсен чит илдә дә, Мәскәүдә дә күргәнем юк. Минем фикеремчә, аэропорт ачылгач, ул бик күп туристларны кабул итәчәк. Воронеж җире – гаҗәеп урын, кешеләргә күрсәтерлек нәрсәләр, тарихи һәм мәдәни кластерлар бар. Балалы гаиләләр өчен ял көннәрендә ял итү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен теркәлү өслекләренең түбән булуын аерым билгеләп үтәм. Моннан тыш, начар күрүчеләр, начар ишетүчеләр, коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләр өчен җайланмалар да бар. Воронеж аэропортында заманча һәм мантыйкый яктан дөрес хәл ителгән нәрсәләр күп, – дип хисләре белән уртаклашты РФ Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы буенча әгъзасы Ольга Павлова.
Программаның икенче өлеше Воронежның җәмәгать транспортында йөрүдән торды. Делегация аэропорттан Космонавтлар урамына кадәр юлны үтте, өч пассажир маршрутын бәяләде. Үзәк автовокзалда тукталыш ясалды. Монда җәмәгать эшлеклеләре җир өсте кичүенең яңартылуын һәм тыелган предметларны ачыклау өчен җиһазлар барлыкка килүен аерым билгеләп үттеләр.
Җәмәгать эшлеклесе шулай ук Воронеж маршруткаларында барлык ишекләрдә юлда йөрүгә түләү өчен валидаторлар урнаштырырга һәм машина йөртүчене әлеге мәсьәләне хәл итүдән азат итәргә кирәк, дип өстәде. Моннан тыш, маршрутларда юл йөрү өчен түләүне тикшерергә контролерлар кирәк. Илья Зотов билгеләп үткәнчә, ахыргы визитыннан бирле билгеләнгән полосалар юллардагы вәзгыятьне сизелерлек яхшыртты. Аларның интенсив хәрәкәтле участокларда барлыкка килүе җәмәгать транспортында хәрәкәт итүче воронежлыларга автомобильдәгегә караганда урамнарның тулы участокларын тизрәк үтеп чыгарга мөмкинлек бирә.



.jpg)
