2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институты кертү турында» Ачык ишекләр көне узачак.
11 декабрьдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Казан шәһәре экоактивистлары КультТорг акыллы куллану фестивале оештырды.
Регионның 24 муниципаль берәмлегеннән 105 волонтердан торган Татарстан делегациясе «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексына Кырымның көньяк ярына китте.
9 декабрьдә Казанда Бәкер Рәмиев исемендәге IT–паркта коррупциягә каршы «Алма – бирмә» («Не бери – не давай») форумы узды.
8 декабрьдә Татарстан мөфтияте вәкилләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән чираттагы очрашу уздырдылар. Бу юлы очрашу Казан танк полигонында намаз уку өчен корылган палаткада узды. Солдатлар белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды вәкилләре, дежур имам һәм аның ярдәмчесе катнашты.
Республиканың алты социаль блок министрлыгының – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре министрлыкларының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үтте. Барлыгы 36 меңнән артык кеше тавыш бирде, 3,8 мең өстәмә тәкъдим һәм аңлатма калдырылды.
2022 елның 9 декабрендә «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары өчен белем бирү практикумы булып узды.
7 декабрьда «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) комитетында Ватан Геройлары көненә багышланган «Боевая Слава» һәм «Боевые подруги» патриотик клубларының тантаналы җыелышы узды.
«В твою пользу» хәйрия фонды «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм «РЕ–КВИЗ–ИТ» интеллектуаль клубы белән берлектә инклюзив «Симург» ял итү үзәгенә ярдәм итү өчен хәйрия квизы үткәрәчәк.
Көз көне Казанда Шәһәр мәгариф үзәгендә Донбасс һәм Украинадан күчеп килгәннәрнең балалары өчен «Рус теле дәресләре» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Октябрьдә проект махсус конкурста җиңү яулады һәм Президент Грантлары фондына ярдәм алды.