Бүген Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында «Яр Чаллы шәһәре социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары – 2022» фестивале узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Һөнәре буенча иң яхшы» еллык һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Төбәкара хезмәтне саклау Ассоциациясе вәкилләре 6-9 декабрьдә Мәскәүдәге Экспоцентр үзәк күргәзмә комплексында узган 26 нчы Халыкара күргәзмә һәм «Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау-2022» эшлекле форумында булдылар.
18 декабрь көнне иртәнге 10 да Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен «Наперегонки со счастьем» чаңгы һәм махсус карда йөри торган машиналарда беренче кышкы йөгерү узачак.
2022 елның 15-16 декабрендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе ел саен уздырыла торган Авыл яшьләре форумы үткәрә.
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Казан шәһәрендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Ивановнага 2022 елның 11 декабрендә йөз яшь тулды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Торак – коммуналь хуҗалык контроле башкарма директоры Дмитрий Романов Россия Федерациясе субъектларында «Белемле кулланучы мәктәбе» федераль партия проекты координаторлары форумында катнашты.
«Ярдәм-Помощь» хәйрия фондында «Бер-беребезгә ярдәм итәбез» проекты буенча тернәкләндерү курсларын төгәлләделәр. Курсларда катнашучылар ике атналык курс үттеләр, анда сәламәтләндерү-тернәкләндерү процедуралары да, мәдәни-агарту программалары да узды.
Татарстан Республикасының «Десантчылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы «Чик сакчылары бердәмлеге, битараф булмаган гражданнар белән берлектә «Алга» батальонына гуманитар йөк җыюда, әзерләүдә һәм җибәрүдә катнашты.