ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Зәкәт» хәйрия фонды мөселман солдатларына 30 комплект коры паек тапшырды

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә Татарстан мөфтияте вәкилләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән чираттагы очрашу уздырдылар. Бу юлы очрашу Казан танк полигонында намаз уку өчен корылган палаткада узды. Солдатлар белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды вәкилләре, дежур имам һәм аның ярдәмчесе катнашты.

Кичке намаз алдыннан мөселман солдатларына «Зәкәт» хәйрия фонды тарафыннан 30 данә хәләл коры паек, 10 банка бал һәм башкалар тапшырылды. Солдатлар үтенече буенча фонд хезмәткәрләре шулай ук өстәмә җылы кием, перчаткалар, йон оекбашлар, шапкалар алып килделәр.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәмгә акча җыюны ТР мөселманнары Диния нәзарәте 27 сентябрьдән игълан итте. Акчалата кертемнәрдән тыш, мөхтәсибәтләр шулай ук «Зәкәт» хәйрия фондына азык–төлек, җылы кием һәм махсус хәрби операция кырларында солдатларга кирәк булган башка кирәк–яракларны алып килгәннәр.

Акча җыю дәвам итә.

Гуманитар йөкне җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны аша бирергә мөмкин.

Ярдәм турында тулырак мәгълүмат: http://dumrt.ru/ru/news/news_28348.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International