Татарстанда 2023 елда министрлыкларның өстенлекле юнәлешләре өчен халык тавыш бирүе тәмамланды

2022 елның 9 декабре, җомга

Республиканың алты социаль блок министрлыгының – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре министрлыкларының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үтте. Барлыгы 36 меңнән артык кеше тавыш бирде, 3,8 мең өстәмә тәкъдим һәм аңлатма калдырылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тавыш бирүе республика халкында аеруча зур кызыксыну уятты. Анда 12,4 мең кеше катнашты. Тавыш бирүдә гаиләләрдә кимендә 90% социаль приют балаларын саклау һәм урнаштыру, мәшгульлек үзәкләрендә гражданнарны эшкә урнаштыру, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне профилактик карауларга һәм диспансеризвцияләргә китерү бурычлары лидерлар рәтендә.

Популярлык буенча икенче урында ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тавыш бирү булды, ул 8,4 мең катнашучыны җыйды. «Топ» исемлеккә яшьләр өчен даими укудан һәм эштән азат булган чорда ел дәвамында 15 мең кешене эшкә урнаштыру, шулай ук яшьләр торак программалары кысаларында торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр санын арттыру мәсьәләләре кертелгән (1000 дән 1500 гә кадәр).

Сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнар иртә стадияләрдә яман шешләрне ачыклауны көчәйтергә, сәламәтлек саклау системасына кимендә 200 медицина хезмәткәре җәлеп итәргә, кимендә 45 фельдшер–акушерлык пункты төзергә кирәк дип санаганнар.

Мәгариф һәм фән Министрлыгы буенча барлык гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп спорт клублары төзү бурычы зур кызыксыну уяткан. Шулай ук хупланган тәкъдимнәр арасында: чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, эшче белгечлекләр буенча һөнәри әзерлекне арттыру һәм башка мәсьәләләр бар.

Спорт мәсьәләләрендә халык гадәттәгечә спорт объектларын төзү һәм ремонтлау, гражданнарны спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүне оештыру өчен тавыш бирде. Ә мәдәният өлкәсендәге экспертлар тәкъдим иткән бурычлар арасында республика халкы мәдәни–массакүләм чараларны һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген яктырта торган «ТР Мәдәнияте» бердәм порталын булдыруны аеруча кызыклы дип тапты.

Хәзер иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар, шулай ук халыкның тәкъдимнәре һәм шәрехләре ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк. Алар декабрьдә ачык режимда узачак, үз вакытында теркәлгәндә теләгән һәркем кушыла алачак. Һәр министрлык өчен 2023 елга биштән алып җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән http://publictasks.tatarstan.ru/ сайтында, шулай ук министрлыклар сайтларында «Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International