15 декабрьдә «Бердәм салым хисабы институты кертү турында» ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институты кертү турында» Ачык ишекләр көне узачак.

Чарада катнашучыларга Бердәм салым хисабы һәм аның өстенлекләре; 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне көткән үзгәрешләр; мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклар үзгәреше; мәҗбүри түләүләр исәпкә алыну һәм бүленү; салымнар буенча бердәм сальдо формалаштыру хакында сөйләячәкләр.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык салым түләүчеләрне, салым законнарындагы үзгәрешләр турында консультация алып, чарада актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International