Регионның 24 муниципаль берәмлегеннән 105 волонтердан торган Татарстан делегациясе «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексына Кырымның көньяк ярына китте.
15 декабрьгә кадәр Диңгез Ярында Татарстан Республикасының волонтерлар сменасы узачак.
Катнашучыларны белем бирү һәм мәдәни программалар, укыту сессияләре һәм тренинглар көтә. Мәдәни программа кысаларында Севастопольгә экскурсияләр, Кырым Республикасы тарихи һәйкәлләре белән танышу планлаштырылган.