«Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең психологик үзенчәлекләре» семинары узды

2022 елның 9 декабре, җомга

2022 елның 9 декабрендә «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары өчен белем бирү практикумы булып узды.

Студентлар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм төркем эшендә белемнәрен гамәлдә кулландылар. Биремне үтәгәннән соң, фикер алышу булды, һәр төркем үз эшен тәкъдим итте.

Студентлар индивидуаль үзенчәлекләр һәм балалар белән аралашуның иң эффектив ысуллары турында сөйләштеләр.

Мастер-классны педагог–психолог Шенгелая Анастасия Тарас кызы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International