Татарстан Республикасының «Десантчылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы «Чик сакчылары бердәмлеге, битараф булмаган гражданнар белән берлектә «Алга» батальонына гуманитар йөк җыюда, әзерләүдә һәм җибәрүдә катнашты. Озак һәм җентекләп әзерләнгәннәр, бүлекчәнең өч ротасы өчен 3 автомобиль сатып алганнар. Бар нәрсә дә тигезләп машиналарга бүленгән иде. Туганнарыннан исемле посылкалар тапшырылды.
Сәфәрнең төп максаты: боларның барысын да турыдан-туры алгы сызыктагы сугышчылар кулына тапшыру.
Тапшыру урынына барганда, «Тимер» батальонына да керделәр, алар өчен исемле посылкалар тапшырганнар.
Кызганычка каршы, өч ротаның берсе элемтәгә чыкмаган һәм аларның автомобилен ышанычлы урында, сак астында яшерергә туры килгән. Мөмкинлекләре барлыкка килгәч, алар әйберләрен килеп алачак.
Татарстан Республикасының «Десантчылар берлеге» оешмасы егетләргә кирәкле әйберләрне илтүчеләргә рәхмәтле: