«Татарстан Ветераннар берлеге» волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветеранын йөз еллык юбилее белән котлады

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәрендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Ивановнага 2022 елның 11 декабрендә йөз яшь тулды. Сугышта катнашучыларның фронт биографиясе, аның тормыш юлы, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүе –  яшьләр өчен лаеклы үрнәк. Ул хәрби операцияләрдә үзен иң яхшы элемтәчеләрнең берсе итеп күрсәткән. Немец басып алучыларына каршы көрәштә сугышчан биремнәрне бик яхшы үтәгән өчен, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Волонтерлар юбилярга чәчәкләр, җиләк-җимеш бүләк иттеләр, өйдә миниконцерт оештырдылар: волонтер студент Алия Халитова баянда берничә әсәр уйнады. Екатерина Ивановна чын күңелдән шат иде, волонтерларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Волонтерлар үз чиратларында Екатерина Ивановнага нык сәламәтлек, актив озын гомер теләде.

Очрашу фотоальбомнар карау белән тәмамланды. Иске фотосурәтләрне карау өлкән яшьтәге кешеләрне, шул исәптән ялгыз яшәүчеләрне дә, аралашуга этәрә. Аларның үткән тормышлары турында сөйлисе, истәлекләре белән уртаклашасы килә. Биредә тормыш тарихын, өлкән яшьтәге кешенең Җиңү тарихын язабыз,  яшь буынга нәсыйхәт тапшырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International