ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлану уңаеннан истәлекле таш кую тантанасы узды.

Тэги: Зилә Вәлиева

20 майда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне килештерү буенча комиссиясе рәисе Владимир Зорин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Казан Ратушасында узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында катнаштылар.

Тэги: Зилә Вәлиева

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу кысаларында Казанга Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин килде.

Тэги: Зилә Вәлиева

19 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Пионер – һәркем өчен үрнәк!» күргәзмәсенең ачылышы булды. Ул Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулуга багышланган.

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» үткәрелә.

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы» н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

18 нче май көнне Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбендә социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнарның финанс грамоталылыгы, юридик җаваплылыгы темасына лекция узды.

2022 елның 11 июнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Алтын Билбау - Золотой Пояс» көрәш сәнгате өлкәсендә V Татарстан Республикасы Милли Премиясен тапшыру тантанасы була.

2022 елның 19 маенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә Идарә башлыгы полковник Костюнин В.В., идарә башлыгы урынбасары Фоминых П. А. һәм ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре: ТР Иҗтимагый палатасының наркоманиягә һәм эчечелеккә каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе, «ТРЕЗВЕНИЕ» Казан епархия җәмгыяте рәисе В. А. Юферов һәм эшче төркем әгъзасы, Казан епархиясенең профильле бүлеге җитәкчесе иеромонах Вячеслав (Шапоров) белән чираттагы эшлекле очрашу узды.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Россия - мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Мәгариф» милли проекты кысаларында «ТопБЛОГ» проектының икенче сезонын башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International