Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлану уңаеннан истәлекле таш кую тантанасы узды.
Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, чара тышкы сәяси басым белән бәйле катлаулы шартларда уза. «Әмма безнең гражданнарның бердәмлеге, дини язмаларда беркетелгән иҗтимагый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин Россия мөселманнарының ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауларын, патриотизм һәм гаделлек идеалларына нык тугры булуларын берничә тапкыр билгеләп үтте. Аның күрсәтмәсе буенча Без быел федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан без сезнең белән бергә 10 мең кешене сыйдырырлык яңа Җәмигъ мәчете торачак урында басып торабыз. Бүген без төзелеш башлануны символлаштыра торган беренче ташны салачакбыз", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
Тантанада шулай ук милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зорин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.