Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан институты (филиалы) укытучысы катнашында «Хокук мәктәбе» проекты кысаларында лекция

2022 елның 20 мае, җомга

18 нче май көнне Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбендә социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнарның финанс грамоталылыгы, юридик җаваплылыгы темасына лекция узды.

Дәрестә актуаль юридик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирделәр. 8, 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары арасыннан 86 тыңлаучы катнашты.

Лекторлар булып Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзалары, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан институты (филиалы) студентлары Эмиль Шәрәпов, Раилә Сабирова һәм Рәсим Гәрәев Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан институты (филиалы) укытучысы Айдар Әскәр улы Йосыпов белән чыгыш ясадылар.

Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге лекторларга хокукый белем бирү эше, шулай ук гимназия җитәкчелегенә «Хокук мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International