Казанда көрәш сәнгате өлкәсендә иң югары бүләкне тапшырачаклар

2022 елның 20 мае, җомга

2022 елның 11 июнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Алтын Билбау - Золотой Пояс» көрәш сәнгате өлкәсендә V Татарстан Республикасы Милли Премиясен тапшыру тантанасы була.

Тантананы инде күптән «көрәш сәнгатьләрендә Оскар премиясе» дип атыйлар. Чара, гадәттәгечә, Татарстанның һәм Россиянең танылган көрәш осталары, танылган артистлар һәм мактаулы кунаклар катнашында уза. Спорт федерацияләре чыгышлары һәм концерт шоу-программасы статуэткалар, дипломнар, мактау билгеләре һәм акчалата премияләр тапшыру белән чиратлашып бара.

Премия «Елның иң яхшы спортчы ир - аты һәм иң яхшы спортчы хатын-кыз», «Елның иң яхшы тренеры», «Елның иң яхшы җитәкчесе», «Елның иң яхшы промоутеры» һәм «Традициягә тугрылык» номинацияләрендә тапшырыла.

Бүләк көрәшчеләрнең югары профессиональ берләшмәсе - Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куелды һәм танылды.

«Алтын Билбау - Золотой Пояс» V тантанасы кысаларында ике әһәмиятле тарихи вакыйга узачак: Татарстанда каратэ Киокусинкай хәрәкәтенең 45 еллыгы һәм безнең республикада Ушуның 35 еллыгы.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана, тантана республиканың әйдәп баручы спортчылары һәм тренерларының матур күрсәтмә номерларын күрү, төрле буын көрәш сәнгатен яратучыларга һәм бәяләүчеләргә очрашу һәм аралашу, ял көнен гаилә һәм дуслар белән үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International