Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында катнаштылар

2022 елның 20 мае, җомга

20 майда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне килештерү буенча комиссиясе рәисе Владимир Зорин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Казан Ратушасында узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында катнаштылар.

Стратегик караш төркеме утырышы темасы:  «Этномәдәни күп төрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллегенең нигезе».

Стратегик караш төркеме утырышының максаты-дөнья җәмәгатьчелегенә Россия гомумгражданлык тәңгәллеген һәм көчен саклау буенча Россия Федерациясенең уңай тәҗрибәсен күрсәтү.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үтте:

- Мәдәниятләр диалогы, милләтара татулык  урнаштыру һәм диниара хезмәттәшлек – Россиянең цивилизацияле сайлавы.

Безнең ил Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә, гражданлык татулыгы һәм милләтара килешъ – ул бик нәзберек карарлар таләп итә торган, «Күп төрлелектә – бердәмлек» тәэмин итә торган җентекле һәм зирәк сәясәт таләп итә торган дәүләт һәм җәмгыятьнең эше.

Бу контекстта Татарстан Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булды һәм шулай булып кала да.

Республикада милләтара һәм диниара тынычлык һәм татулык прогрессив тенденцияләр сыйфатында ныгыды. Бу – безнең кыйммәтле ориентирларыбыз һәм эшебездәге өстенлекләребез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International